г.
Мәктәп китапханәчесе
Партнеры
Мәктәп китапханәсе - ул китап туплау, саклау, кире кабул итеп алу урыны гына түгел, ә нигездә бала күңеленә иң тәүге милли хис оеткысы салучы мәгърифәт йорты. Китапханәченең кем булуына карап, эшнең нәтиҗәлелеге билгеләнә.Китапханәче үз эшенә битараф булса, булган байлык тузан җыеп ята; китапханәче, үз эшенә җаны-тәне белән бирелсә, балалар җанында милли үзаң уята ала.

Безнең район мәктәпләрендә дә үз эшләренә бирелгән китапханәчеләр эшли. Мин шундый китапханәчеләрнең берсе турында язарга булдым.

Китапханәчеләребез арасында “Мәктәп китапханәчесе-2010” конкурсы үткәрелде. Анда райондагы барлык мәктәп китапханәчеләре дә катнашты. Һәркем тиешенчә әзерләнсә дә, җиңүчеләр берничә генә була.

Ә гран-прига гимназия китапханәчесе Солтанова Г.М. лаек булды һәм республика күләм үткәрелгән “Мәктәп китапханәчесе-2011” конкурсында катнашу хокукын алды. Гөлшат Марс кызы тәкъдим иткән эш, илле эш арасында финалга чыгып, ул конкурсның йомгаклау турында катнашты һәм “Укуга кызыксыну уяту” номинациясендә 3 нче урынны алды. Ул үз эшенә һәрвакыыт җаваплы карый. Аның китапханәсендә һәр нәрсә үз урынында, шаулап үсеп утыручы гөлләреннән ниндидер бер җылылык бөркелеп тора. Гөлшатыбыз башкалардан тынгысыз, эзләнүчән булуы белән аерылып тора, һәр чарага яхшылап әзерләнә. Аның конкурсларда җиңү яулавы да эш тәҗрибәсен кулланып, иҗади эзләнүләре, җан җылысын биреп, үз эшен чын күңеленнән яратып башкаруы нәтиҗәсе. Без аңа алдагы эш дәверендә уңышлар, илһамлы тормыш теләп калабыз.

23.05.2011

Л.Ә.Баева, мәгълүмати методик үзәк методисты

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту