г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
20 нче апрель көнне Азнакай шәһәрендә Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан, укучылар арасында үткәрелгән I регионара Тукай укуларында безнен районның 5 мәктәбеннән 6 укучы һәм аларның укытучылары катнашты.

Укулар 3 секциядә оештырылды.

1 нче секция эше “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган язучылар иҗаты” дип аталды. Әлеге секциядә Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Лилия “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Хәсән Туфан иҗаты” дигән эзләнү эше белән I урынга лаек булды. “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев иҗаты” дигән эше белән Баек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Муллакаева Лилия призлы урынга чыкты. “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зөлфәт иҗатында туган як табигатенең тәэсире” дигән хезмәте өчен М.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сафина Лилия катнашучы сертификаты белән бүләкләнде. Әлеге укучыларның җитәкчеләре Дамира Садретдинова, Гөлнара Садриева, Зилә Шәйхуллина.

2 нче секция эше “Тукайның иҗади мирасы” дип аталды. Әлеге секциядә шулай ук 3 укучыбыз катнашып чыгыш ясады. “Тукай һәм милләт язмышы” дигән хезмәте белән Я.Усы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Халфиева Аэлита абсолют җиңүче булды. Укытучысы Сөмбел Григорьева. Тат.Шуран урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Софина Евгения һәм М.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Афисова Ландыш катнашучы сертификатлары белән бүләкләнделәр. Укытучылары Венера Шаева, Лилия Гыйльфанова. Беренче чыныгу алган һәм җиңү яулаган укучыларыбызны, укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

22.04.2011

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту