г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
Милли мәгариф буенча яңалыклар

8 нче декабрь көнне Казан шәһәрендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать Академиясендә халык шагыйре Хәсән Туфанның тууына 110 еллыгына багышланган “Хәсән Туфан иҗаты һәм татар әдәбияты” дип исемләнгән фәнни-практик конференция узды. Әлеге конференциядә Мари Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Шәйхуллина “Хәсән Туфанның мәхәббәт темасына язылган шигырьләренең тел үзенчәлекләре” дигән темага чыгыш ясады. Әлеге чыгыш конференция кысаларында басылып чыккан махсус җыентыкка кертелде.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру, Укытучы елы кысаларында иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтләрен бәяләү, рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм республикакүләм тарату максатында, “Татар теленнән яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе” бәйгесендә районда барлыгы 7 укытучы катншты. Шулар арасыннан иң камил һәм уңышлы дәрес эшкәртмәсе дип, Мөслим лицееның беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова Алсу Гали кызының 10 нчы сыйныфта дигән дәрес эшкәртмәсе табылды. Эш республикакүләм бәйгегә җибәрелде. Уңышлар һәм җиңү телибез!

Алабуга дәүләт педагогика университетының татар теле һәм чагыштырма филология факультеты 10 нчы декабрьдә гомуми урта (9-11 сыйныфларда), махсус урта һәм югары белем бирү йортларында белем алучыларны “Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” темасына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрә. Әлеге конференциядә Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенннән 9 нчы сыйныф укучысы Рәхимов Илназ (укытучысы Җәлилова Г.И.), 10 нчы сыйныф укучысы Гайнетдинова Чулпан (укытучысы Гайнетдинова Г.Ф.), 11 нче сыйныф укучысы Даутова Миләүшә (укытучысы Даутова Г.М.) катнашалар һәм чыгыш ясыйлар.

10.12.2010

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту