г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
24 нче ноябрь көнне районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм төп, урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-11 нче сыйныф укучылары “Мизгел” яшьләр үзәгендә татар әдәбияты классигы, публицист, шагыйрь, язучы Мәҗит Гафуриның иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2004-2010 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан фәнни-гамәли конференция үткәрделәр.

Конференциядә шулай ук Сарман районы мәктәпләреннән дә укучылар һәм укытучылар катнашты.

Конференция барышында барлыгы 21 мәктәптән килгән 24 фәнни тикшеренү эше тыңланылды. Нәтиҗәдә: 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында I урынны Сарман районы гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы Лиана Миңнуллина (укытучысы Р.Матҗанова), II урынны шул ук гимназиядән 7 нче сыйныф укучысы Илназ Латыйпов (укытучысы А.Салихова), III урынны Ю.Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең, Мөслим гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары Наринэ Григорян, Динара Хаҗиева (укытучылары Ф.Гыйльманова, З.Шәнгәрәева), 10-11 нче сыйныф укучылары арасында исә, I урынны Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Йолдыз Җәлилова (укытучысы Р.Шамсова), II урынны Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Миләүшә Даутова (укытучысы Г.Даутова), III урынны Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Зөлфия Әкмәлова лаек булдылар. Җинүче барлык укучыларга да район мәгариф бүлегенең һәм мәгълүмати-методик үзәкнең Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук, тирән эчтәлекле 2 эш билгеләп үтелде. Сарман районының Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ләйсән Хәкимуллинага, Рус Шуган урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Рафис Нуриевка Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Конференция үткәрү өчен барлык мәгариф учрежденеиеләренә дә нигезләмәләр эшләп таратылды һәм эзләнү өчен 9 тема тәкъдим ителгән иде. Ләкин ни өчендер укучылар һәм укытучылар тәкъдим ителгән темаларның бик азларын гына ачуга ирешкәннәр. Бертөрлелек, бер үк чыганакларга таяну күзгә ташлана.

Катнашкан барлык укучыларның нәтиҗәләре:
1. Лина Миңнуллина 6 нчы сыйныф – Сарман гимназиясе – 25,5 балл
2. Ләйсән Хәкимуллина 7 нче сыйныф – Юлтимер – 19,5 балл
3. Нәфисә Садыйкова 7 нче сыйныф – М.Бүләр – 14 балл
4. Гүзәл Латыйпова 9 нчы сыйныф – С.Мухан – 20,5 балл
5. Илназ Латыйпов 7 нче сыйныф – Сарман гимназиясе –25 балл
6. Наринэ Григорян 8 нче сыйныф – Ю.Табын – 23 балл
7. Алгөл Хөсәенова 8 нче сыйныф – Мәлләтамак – 17,5 балл
8. Алсу Сәфиуллина 8 нче сыйныф – лицей – 18,5 балл
9. Рәмилә Галиева 9 нчы сыйныф – Тойгелде – 16,5 балл
10. Марат Исламов 9 нчы сыйныф – лицей – 20,5 балл
11. Динара Хаҗиева 9 нчы сыйныф – гимназия – 23 балл
12. Кадрия Садриева 9 нчы сыйныф – Баек – 13,5 балл
13. Нәзилә Арсланова 9 нчы сыйныф – Үрәзмәт – 13 балл
14. Алия Габидуллина 9 нчы сыйныф – Баланны – 18,5 балл
15. Алсу Гыйлҗметдинова 10 нчы сыйныф – Симәк – 16,5 балл
16. Нуриев Рафис 10 нчы сыйныф – Р.Шуган – 19 балл
17. Йолдыз Җәлилова 10 нчы сыйныф – Әмәкәй – 27 балл
18. Миләүшә Даутова 11 нче сыйныф – Мөслим №2 – 26 балл
19. Евгения Софина 10 нчы сыйныф – Тат.Шуран – 14 балл
20. Алсу Шәйхетдинова 10 нчы сыйныф – Михайловка – 15 балл
21. Рәзилә Гибадуллина 10 нчы сыйныф – Т.Табын – 15 балл
22. Динар Гәрәев 11 нче сыйныф – Күбәк – 21 балл
23. Гөлүсә Шәймәрданова 11 нче сыйныф - Әмәкәй – 16,5
24. Зөлфия Әкмәлова 11 нче сыйныф – Тат.Бүләр – 21,5 балл

25.11.2010

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту