г.
Сәламәтлек театрлары бәйгесе оештырылды
Партнеры
“Татарстан республикасы укучыларының белеме һәм сәламәтлеге программасын” тормышка ашыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларның сәләтләрен ачу максатыннан районда 7 нче тапкыр сәламәтлек театрлары бәйгесе оештырылды.

Быелгы чыгышлар: “Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш” дигән исем астында узды.

19нчы ноябрь көнне Мөслим лицее базасында оештырылган район турында Мөслим лицее, Үрәзмәт, Тойгелде, Михайловка, Мөслим икенче номерлы урта, Чакмак, Метрәй, Мухан төп гомуми белем бирү мәктәпләре уңышлы чыгыш ясадылар. Бәйге 3 группада (1-4, 5-8, 9-11 класслар) үтте.

Беренче группада беренче урынга Мөслим лицее укучылары(җитәкчесе Светлана Иванова) лаек булды.

Уртанчылар группасында беренче урын Мөслим икенче номерлы (җитәкчесе Гөлнур Мирсалихова) урта, икенче урын Мухан (җитәкчесе Гөлүсә Шириева), 3 урын Метрәй(җитәкчесе Синара Яббарова) төп гомуми белем бирү мәктәпләренә бирелде.

Әзерләнгән мәктәпләр арасында иң яхшы актерлык номинациясендә Тойгелде урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Харисова Равилә (җитәкчесе Алмира Габделхакова), әти-әниләрне тарту номинациясендә Үрәзмәт (җитәкчесе Гүзәлия Шәйгәрдәнова) урта мәктәбе билгеләнде. Башка еллардан аермалы буларак, Михайловка урта (җитәкчесе Герасимова Анастация), Чакмак (җитәкчесе Миннур Нәгыймова) төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары да сынатмады. Һәр мәктәп, һәр укучы үзләренең чыгышларында артистлык сәләтләрен, юл йөрү кагыйдәләрен тулысынча ачарга тырыштылар.

Декабрь аенда узачак республика бәйгесенә Мөслим икенче номерлы урта һәм лицейлыларның видеоязмалары тәкъдим ителә.

24.11.2010

Мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Ф.Х.Фәтхиева

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту