г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
27 нче октябрь көнне районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә җирле материаллардан файдалану. Якташ язучыларның әсәрләрен өйрәнү” дигән тема астында семинар уздырдылар.

Семинар барышында мәктәпнең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Шакирова “Без дә БДИ бирәбез” дигән мастер-класс, икенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Әмирова Ләбиб Лерон иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе һәм мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән “Туган ягым – гөлләр иле” дигән музыкаль кичә күрсәттеләр. Район укытучылары укытучыларның иҗат лабораторияләре, кабинетлары белән таныштылар. Семинарның теоритик өлешендә укытучылар исә, татар теле һәм әдәбиятын укытуда интернет-ресурларны файдалану, интернет-проект бәйгеләрендә катнашу, укытучыларның шәхси сайтларын төзү һәм методик берләшмә сайтын тагы да тулыландыру турында эшлекле сөйләшүләр алып бардылар.

28.10.2010

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту