г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
26 нчы апрель көнне Мөслим гимназиясендә районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шигырь яратучы балалар, яшь каләм тибрәтүчеләр катнашында Габдулла Тукайның тууына 124 еллыгына багышланган шигырь бәйрәме һәм шагыйрьнең тормышын, иҗатын тирән белеүче укучылар командасыннан торган “Тамчы-шоу” уеннары узды.

Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушат Җәүдәт улы Солтанов, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Әхсән кызы Закирова, “Зөлфәт” клубы җитәкчесе, шагыйрә Лилия Садриева, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь Әхмәт Дусайлы, ветеран укытучылар, язучы Роза Хәбибуллина һәм Роза Низамова катнаштылар, укучыларга бәйрәм уңаеннан үзләренең котлауларын, теләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм барышында Габдулла Тукайның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, шагыйрьнең шигырьләре сәнгатьле сөйләнелде. Шулай ук, ел дәвамында районкүләм үткәрелгән төрле бәйгеләрдә җиңүче укучыларга район мәгариф бүлегенең һәм мәгълүмати-методик үзәкнең Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. Кичә бөек шагыйребезнең “Туган тел” шигырен күмәк җырлау белән тәмамланды.
Фоторепортаж

27.04.2010

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту