г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
17 нче март көнне районның Мөслим № 2 урта, Октябрь төп гомуми белем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ Гайнетдинова, Фира Латыйпова, Мөслим лицееның һәм Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучылары Светлана Җәләева, Айдар Шәйгарданов Актаныш районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Тел, әдәбият, тарих дәресләрендә милли төбәк компонентын куллану” дигән исем астында узган төбәкара семинарда катнаштылар.

Укытучылар татар теленнән, татар әдәбиятыннан һәм тарих фәннәреннән әзерләнгән ачык дәресләр, мастер-класслар, Актаныш авылының төзелүенә 300, район төзелүгә 80 еллык юиблейларына багышланган “Актанышым – ак илем” дигән зирәк шоу карадылар. Семинарның түгәрәк өстәл артында фикер алышу барышында район укытучылары коллегаларына үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.

18.03.2010

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту