9 мартта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова белдергәнчә, быел республика күләмендә рус теленнән БДИда – 25344, математикадан 25043 кеше катнашырга җыена. Имтиханнар исемлегенә бары испан теле генә өстәлгән. Димәк, быелгы исемлек 14 фәннән торачак.
Районда бердәм дәүләт имтиханнары 11 фәннән үткәрелә: рус теле, математика, литература, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, инглиз теле, информатика. Рус теле һәм математикадан БДИ мәҗбүри тәртиптә бирелә, калган фәннәрне исә укучылар үз теләкләре белән тапшыра. Моның өчен, Россия мәгариф һәм фән министрлыгының 2009 елның 28 октябрендә расланган 505 номерлы боерыгы нигезендә, дәүләт аккредитациясе үткән югары уку йортларына керү сынаулары исемлегенә таянып эш итәргә кирәк. Бердәм дәүләт имтиханнарын Россия мәгариф күзәтчелеге БДИ үткәрү буенча республика мәгариф оешмалары белән берлектә оештыра һәм үткәрә.
Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү технологиясе узган елдагы кебек, ягъни үзгәрешсез кала. Ләкин кайбер фәннәрдән контроль-үлчәү материалларының структурасы һәм эчтәлегенә үзгәрешләр кертелде. Математикадан биремнәр 2 өлешкә, биремнәр саны 18 гә кадәр киметелде. Җавапларын сайлап алуга нигезләнгән биремнәр алынып, гомумматематик күнекмәләрне тикшерүгә юнәлтелгән, тулы чишелешен язу таләп ителгән һәм геометрик мәсьәләләр өстәлде. Географиядән гомуми биремнәр саны 50 дән 49 га калдырылды, беренче бүлек биремнәре 28 гә кадәр кыскартылып, икенче бүлек биремнәре 14 кә кадәр арттырылды. Россия тарихыннан беренче бүлек биремнәре 27 гә кадәр кыскартылып, икенче бүлектә катлаулы биремнәр саны 15 кә кадәр арттырылды.
2010 елгы контроль-үлчәү материалларында фактларны төркемләштерү, системалаштыру, эзлеклелек урнаштыру, чыганаклардан мәгълүмат эзләп табуга нигезләнгән биремнәр тәкъдим ителә. Җәмгыять белеменнән шулай ук җавапларын сайлап алуга нигезләнгән биремнәр 30 дан 24 кә кадәр киметелде, киңәйтелгән җавапның планын төзү, кечкенә инша язу кебек иҗади характердагы С8, С9 биремнәре өстәлде һәм аларны бәяләү баллы 5 кә кадәр күтәрелде. 2010 елда БДИны, узган елдагыча, 3 этапта үткәрү планлаштырыла: вакытыннан алда (20-30 нчы апрель), төп этапта (27 нче май–21 нче июнь) һәм өстәмә этапта (8 нче июль-19 нчы июль). БДИны вакытыннан алда хәрби хезмәткә алынучылар; халыкара һәм россиякүләм спорт ярышларына, конкурс-бәйгеләргә баручылар; чит илгә яшәргә яки укуын дәвам итәргә китүчеләр; медицина күрсәткечләре буенча имтихан вакытында дәвалау учреждениеләренә җибәрелүчеләр; кырыс табигать шартларында Россия Федерациясеннән читтә урнашкан РФсе гомуми белем мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра ала. Төп этапта быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары (шул исәптән, чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаганнар, читтән күчеп кайтырга мәҗбүр ителгәннәр, качаклар) зур күпчелекне тәшкил итә. Шулай ук узган елгы чыгарылыш укучылары, экстернат тәртибендә, читтән торып, гаиләдә, үзлегеннән, кичке мәктәпләрдә, урта һәм башлангыч һөнәри белем бирүче уку йортларында, чит ил мәктәпләрендә урта белем алганнар төп этапта БДИда катнаша ала. Өстәмә этапта урта һәм башлангыч һөнәри белем бирүче уку йортларын быел тәмамлап, төп этапта БДИда катнашырга өлгермәгәннәр; чит ил мәктәпләрендә урта белем алганнар; төп этапта катнашырга мөмкинлеге булмаган узган елгы чыгарылыш укучылары; төп этапта җитди сәбәпләр белән имтиханда катнаша алмаган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары; төп этапта мәҗбүри фәннәрнең берсеннән билгеләнгән чиктән түбән балл җыеп, җитди сәбәпләр белән резерв көннәрендә кире биреп карау мөмкинлегеннән файдаланмаган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары; төп этапта бу сайлап алу фәненнән БДИ биреп карамаган һәм соңрак имтихан тотарга теләге булган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары катнашырга мөмкин.
1 февральгә кадәр югары уку йортлары кабул итү тәртибен һәм һәр юнәлешкә (белгечлеккә) кабул итү имтиханнары исемлеген игълан иттеләр. 1 мартка кадәр чыгарылыш сыйныф укучыларыннан, югары һәм урта һөнәри уку йортларына керергә теләп, БДИны апрель-июнь айларында тапшыручылардан гаризалар алынды. Район буенча БДИда катнашырга теләк белдергән 241 укучы турындагы мәгълүмат махсус программага кертелде һәм бөтенроссия базасына җибәрелде. Рус теленнән БДИны 241, математикадан 239 укучы бирергә җыена. Араларында 4се – узган елгы чыгарылышта аттестат ала алмаган укучылар. 81 укучы җәмгыять белеменнән, 57 – физикадан, 33 – биологиядән, 30 – химиядән, 15 – информатикадан, 13 – тарихтан, 4 – инглиз теленнән, 3 – литературадан, 1 – географиядән БДИ тапшырырга планлаштыра. Быел татар теле һәм татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханы тапшырырга теләк белдерүчеләр юк, узган ел 6 укучы яхшы нәтиҗәләр белән куандырган иде. 1 өй шартларында белем алган инвалид укучы дәүләт чыгарылыш имтиханы (традицион формада) тапшырачак.
Укучыларның җаваплары узган елдагыча, ягъни 100 баллы система нигезендә бәяләнәчәк. Һәр фәннән минималь баллар күләме Россия мәгариф күзәтчелеге тарафыннан билгеләнә. БДИ нәтиҗәләре буенча укучы мәҗбүри фәннәрдән (рус теле, математика) минималь баллдан кимрәк балл җыймаса, дәүләт имтиханнары бирелгән дип исәпләнә һәм аңа урта белем турында документ – аттестат тапшырыла. Әгәр укучы төп этапта бер мәҗбүри фәннән минималь баллдан кимрәк балл җыйса, ул бу фәннән өстәмә этапта кабат БДИга кертелә. Ләкин укучы төп этапта ике мәҗбүри фәннән дә, өстәмә этапта кабат имтиханда бер фәннән минимальдән түбән балл җыйган очракта, мәктәптә белем алуы турында бирелгән үрнәктәге белешмә генә алып чыгачак, ә БДИны ул бер елдан соң гына тапшырырга хокуклы.
Аттестатка X, XI сыйныфларда мәктәп укыту планында булган һәм кимендә ике елга 64 сәгать укытылган һәр фәннән билге төшә. Билге куйганда, X, XI сыйныфлардагы еллык билгеләрнең арифметик уртасы чыгарыла һәм математика кагыйдәләре нигезендә түгәрәкләнә. Аттестат белән бергә, һәр укучыга БДИ нәтиҗәләре (балларда) язылган таныклык тапшырыла. Таныклыкта Россия мәгариф күзәтчелеге билгеләгән минималь күләмнән ким булмаган баллар гына күрсәтелә. БДИ баллары биш баллы системага күчерелми һәм аттестатка куелган билгегә йогынты ясамый. Аттестат алу сайлап алу фәннәреннән БДИ нәтиҗәләренә бәйле түгел. БДИ нәтиҗәләре язылган таныклык бирелгән елдан соң килүче елның 31 нче декабренә кадәр гамәлдә дип санала, ягъни 2010 нчы елда бирелсә, 2011 нче елның 31 нче декабренә кадәр гамәлдә дигән сүз.
Медаль ияләренә, һәр елдагыча, аерым үрнәктәге аттестатлар тапшырыла. Медальләргә дәгъва кылучылар узган ел район буенча 26 (республикада 1888) булса, быел 22 (республикада 1850). Шуларның 3се (республика буенча 849ы) – алтын, 19ы (республика буенча 1001е) – көмеш медальгә дип фаразлана. Алтын медаль алу өчен X, XI сыйныфларда укыганда яртыеллык, еллык билгеләрнең гел “5”ле, көмеш медаль өчен шул ук чорда ике “4”ледән артмавы шарт. Шулай ук лаеклы итеп, ягъни минималь күләмннән ким балл җыймыйча, имтихан тапшырырга кирәк булачак.
Татарстан Республикасының барлык югары һәм махсус урта уку йортлары укырга БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. Быел таныклыкның күчерелмәсен бер үк вакытта 5 уку йортына һәм һәр уку йортында өч белгечлеккә бирергә мөмкин.
Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү анда катнашучыларга зур җаваплылык йөкли. Укучылар фәкать үз белемнәренә һәм фикер йөртү, анализлау, нәтиҗә чыгару осталыгына исәп тотарга тиеш. БДИ киңрәк колач алган саен, таләпләр дә катылана, быел һәр аудиториягә видеокүзәтүләр урнаштыру турында сөйләшүләр бара. 2009 нчы елның декабрендә 104 нче федераль законга кертелгән үзгәрешләр буенча, имтихан үткәрү тәртибен бозу административ хокук бозу булып санала һәм аны бозучыларга зур күләмле административ штраф салына (20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр). БДИ барышында укучының шпаргалка яки кесә телефоныннан файдалануы шул ук закон нигезендә укучыларның әти-әниләренә 3-5 мең сумга төшәчәк. БДИ да җәмәгать күзәтчеләре укучыларның күчермәвен, укытучыларның җавапларны әйтмәвен күзәтеп торачак. Тәртип бозу булганда, алар урында протокол төзелеп, штраф суммасын суд билгеләячәк. Хәтерегездә булса, республика буенча узган уку елында кесә телефоныннан файдаланган 9 укучы имтиханнан чыгарып җибәрелде.
Балаларны имтиханда психологик киеренкелек, стресс кичермәслек итеп әзерләү мөһим. Бары тик максатчан шөгыльләнгәндә генә яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин булуы көн кебек ачык. Уку елы дәвамында укучыларга, үз мәктәпләреннән тыш, ресурс үзәкләрендә йөреп, БДИга әзерләнү мөмкинлеге тудырылды. 140 укучы 8 январь көнне үзләре теләгән фәннән республика белем сыйфатын мониторинглау үзәге үткәргән сынап карау имтиханында катнашты. БДИга әзерләү мәктәпләрдә консультацияләр, репетицион тестлаштырулар, репетиторлык, интернет ярдәмендә демоверсияләр белән танышу, оn-laine режимында индивидуаль эш нигезендә оештырылды. Укытучыларның белемнәрен камилләштерүгә дә зур игътибар бирелә, алар шул ук ресурс үзәкләрендә консультация алалар. БДИ буенча һәр фәннән 3 махсус тьютор укып кайтты, һәрберсе дә язгы каникул көннәрендә район методик берләшмә утырышларында алган белемнәре белән уртаклашачаклар. БДИ турында әти-әниләрне һәм җәмәгатьчелекне таныштыру ата-аналар университетлары утырышларында, мәгариф бүлеге һәм мәктәп сайтлары аша даими алып барыла, укучылар өчен мәктәпнең коридор һәм кабинетларында эленгән мәгълүмати стендлар, махсус почмаклар тулыландырылып, яңартылып торыла. Сорауларны мәгариф бүлеге сайтында урнаштырылган форум яки 2-45-95 телефоны аша бирергә мөмкин.
Быелдан башлап 9 сыйныф укучылары да БДИ бирә башлаячакмы әллә, дигән сорауларны ишетергә туры килә. Кече БДИ буенча тәҗрибәдә катнашкан Казанның Совет, Яшел Үзән һәм Балтач районнары укучылары математика һәм рус теле буенча мәҗбүри имтихан тапшыра. “Әлеге имтихан БДИга охшаш, тест рәвешендә уздырылачак. Башка район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары да ирекле рәвештә үзләрен сынап карый ала”,– диде Людмила Ногманова. Бу уку елында районда 9 нчы сыйныфны 360 укучы тәмамлый, һәр елдагыча рус теле һәм математикадан 30-35 проценты яңа төрдәге имтиханнарда катнашыр дип көтелә.
Язгы каникул чорында ресурс үзәкләрендә БДИга әзерлек чаралары (консультацияләр, сынап карау имтиханнары) оештырылачак. Бу чараларда катнашу имтиханда уңай нәтиҗәгә ирешергә теләгән һәркем өчен мәҗбүри дип уйлыйм.
10.03.2010
Р.Г. Әхмәтова, мәгълүмати-методик үзәк методисты
|