г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
26 нчы февраль көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылары Мөслим лицее базасында күренекле галим, фольклорчы, драматург, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан, фәнни-гамәли конференция уздырды.

Конференциядә 14 урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 18 фәнни эш тәкъдим ителде. Оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары укучыларның фәнни эшләрен тишергәннән, укучыларның үзләренең чыгышларын тыңлаганнан соң:

I урын Мөслим гимназиясенең 11 в сыйныфы укучысы Румия Нигъматуллинага (җитәкчесе Эльмира Васил кызы Тимергалиева);

II урын Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гөлия Исламовага (җитәкчесе Җәмилә Мирзаһит кызы Сәхбетдинова), Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Рәсим Сабировка (җитәкчесе Фәһимә Наил кызы Гыйльманова), Мөслим 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 б сыйныфы укучысы Миләүшә Даутовага (җитәкчесе Гөлчәчәк Минсалих кызы Даутова);

III урын Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Айгөл Хөсәеновага (җитәкчеләре Гөлзада Камил кызы Хөсәенова, Илсөя Ринат кызы Шәйгарданова), Салауз Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Айнур Латыйповка (җитәкчесе Галия Хафазетдин кызы Латыйпова), Баланны төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Алия Габидуллинага (җитәкчесе Гөлшат Шаһәдәт кызы Якупова) бирелде.

Җитди эшләнгән, шулай ук яхшы эзләнелгән эшләр дип, Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айнур Гыйздуллинның (җитәкчесе Нәҗибә Зөфәр кызы Җәләлова), Мөслим гимназиясенең 9 а сыйныфы укучысы Гүзәл Мәһдиеваның (җитәкчесе Эльмира Васил кызы Тимергалиева) эшләре табылды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, уңышларга ирешүләрен телибез.

01.03.2010

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту