|
|
|
|
|
17 нче февраль көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен сәнгать-эстетик цикл предметлары белән интегральләштерү аша укучыларның танып-белү активлыгын үстерү” дигән темага семинар үткәрделәр.
Семинар барышында укытучылар әдәбияттан 5 нче сыйныфта “Мөҗәһит Әхмәтҗанов – мөгаллим, шагыйрь” дигән сөйләм үстерү дәресе, 7 нче сыйныфта татар теленнән “Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре” дигән дәресләр, туган тел көненә багышланган “Туган теле – иркә гөлем” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе карадылар.
Укытучылар семинар барышында Мәлләтамак авылында туып-үскән, бүгенге көндә тел һәм әдәбият өлкәсендә эшләүче билгеле шәхесләр белән таныштылар. Шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән нигезләмәләр, татар теле һәм әдәбиятын укытуда бүгенге көндә булган яңалыклар белән таныштылар.
19.02.2010
|
|
|
|
|
|