г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
16 нчы декабрь көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Тойгелде урта мәктәбе базасында “Традицион булмаган дәрес формалары аша укучыларның иҗади мөмкинлекләрен активлаштыру” дигән темага семинар үткәрделәр.

Семинар барышында укытучылар 11 нче сыйныфта якташ язучыбыз Илүсә Нәбиуллинаның “Миләш тәме” әсәре буенча әзерләнгән “Бәхетле булу өчен, күп кирәкме кешегә” дип исемләнгән класстан тыш уку дәресе, “Туган авылым тарихы” дигән бәйрәм кичәсе карадылар. Кичәгә, кунак булып, авылның билгеле шәхесләре, шул исәптән, Тойгелде урта мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләүче Рөстәм Гыйльфанов та кайткан иде. Рөстәм үзе укыган мәктәбенә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе турындагы китаплар, җыр дисклары бүләк итте.

Укытучылар семинар барышында Тойгелде авылы тарихын яктырткан мәктәп музее белән таныштылар. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән нигезләмәләр белән таныштылар, гомумән, татар теле һәм әдәбиятын укытуда бүгенге көндә булган яңалыклар белән таныштылар.

17.12.2009

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту