г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
8 нче декабрь көнне районның татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучылары “Әдәби уку һәм татар әдәбияты дәресләрен А.Яхин методикасы белән укыту” дигән семинар үткәрделәр.

Семинар барышында әдәбият галиме Альберт Яхин үзе һәм Чаллы шәһәренең өзлексез белем бирү институты методисты Ф.С.Кәримова катнашты. Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Мирзасалихова 4 нче сыйныфта А.Пушкинның “Балык һәм балыкчы” әкияте буенча һәм Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ситдикова 6 нчы сыйныфта “Г.Сабитовның “Тәүге соклану” әсәрендә хис” темасы буенча ачык дәресләр үткәрделәр.

Семинарның теоритик өлешендә район укытучыларын А.Яхин үзенең укыту методикасы һәм программа таләпләре белән таныштырды. Г.Тукай, Һ.Такташ әсәрләренә һәм каралган ачык дәресләр буенча тулы анализ ясады, укытучыларның кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде. Шулай ук Ф.Сәлимова үзенең методик киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен бирде.



Фоторепортаж

11.12.2009

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту