г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
19 нчы октябрь көнне Тат.Шуран урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Шәхескә юнәлдерелгән технологияләр аша, көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыру” дигән тема астында үткәрелгән семинарга җыелдылар.

Семинар барышында мәктәпнең татар теле һәм әдбияты укытучылары Венера Шаева 6 нчы сыйныфта “Сыйфат” темасын кабатлау дәресе, Ләйсән Вильданова Вәсилә Хәйдәрованың “Рәхмәт, Тәңрем” китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрде. Конференциядә, кунак булып, автор-язучы үзе дә катнашты һәм хис-тойгылары белән уртаклашты. Шулай ук “Сөйлим авылым турында” дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театры директоры - Тат.Шуран авылы егете Роберт Шәймәрданов та катнашты. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарның теоретик өлешендә календарь- тематик һәм дәрес планнарына булган бердәм таләпләр, еллык эш бүленеше, алда узачак олимпиадалар турында сөйләшүләр булды.

26.10.2009

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту