г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар.
Партнеры
Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылау уңаеннан, “Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә” дигән район сочинениеләр конкурсы нәтиҗәләре турында.

2008-2009 нчы уку елында район мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати-методик үзәк белән берлектә, укучыларны Бөек Ватан сугышы елларында үз төбәкләренең тарихын өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләү, яу кырында һәлак булган ватандашларының исемнәрен мәңгеләштерү, укучыларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү, сәләтле укучыларны барлау, аларның иҗади сәләтләрен ачу, районыбызда күпкырлы сәләтле, зыялы балаларны үстерүгә шартлар булдыру максатында районкүләм сочинениеләр конкурсы үткәрелгән иде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясенә гомуми җиңүче итеп, татар телендә язган Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хәйдәрова Алина Шамил кызының (җитәкчесе татар теле әдәбияты укытучысы Зөлфирә Нәсих кызы Шәнгәрәева), рус телендә язган Михайловка гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Герасимов Артем Михаил улының (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зенфира Салихҗан кызы Хафизова), мари телендә язган Мари Бүләр гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Камаева Ирина Владимир кызының (җитәкчесе мари теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Альберт кызы Изибаева) иҗади эшләре тәкъдим ителде.

Шатлыклы хәбәр: Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясенә карары нигезендә, Мөслим гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Алинә Хәйдәрова республикада II, М.Бүләр гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ирина Камаева IV урыннар яуладылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз.

19.10.2009

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту