г.
Новости
Партнеры
Хөрмәтле коллегалар!

Алтын көзнең күркәм, матур бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Аннан башка эшче, игенче, төзүче, табиб, икътисадчы – бер генә һөнәр иясе дә була алмый. Чын мәгънәсендә, укытучыны илебезнең киләчәген төзүче дип атап була. Зур хөрмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да. Укучыларның ышанычын аклау, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы – остаз булырга лаек.

Сез - укучыларга “икенче әни” яисә “икенче әти” булып, аларга үзегезнең йөрәк җылыгызны бирергә, укымышлы булсыннар дип бар белемегезне ачып салырга әзер затлар. “Дөньялыкка кояшның шифалы нурлары ничек кирәк булса, укытучыбыз да безгә шулай булды. Җылытты, үстерде, алдагы тормышка өмет уятты. Яңа ачышлар, яңа тәэсирләргә төреп белем дөньясына алып керде. Аның үрнәге белән әдәпле, ипле булырга өйрәндек”. Укытучыларыбызга карата әйтелгән бу җылы сүзләр бәйрәм көнендә аларга чәчәк букетларына төренеп, меңләгән укучыларының рәхмәт хисләре булып, барып ирешсен.

Сезнең тирән белемегез, һөнәри осталыгыгыз, укучыларны үз балаларыгыз кебек яратуыгыз, авыр хезмәтегезгә ихлас рәвештә бирелгәнлегегез хисабына җәмгыятебез алга таба бара, үсештән туктамый.

Бүгенге көндә лаеклы ялда булган, бөтен көчен, энергиясен, сәламәтлеген балалар тәрбияләүгә багышлаган мәгариф хезмәткәрләре өчен дә Укытучылар көне – зур бәйрәм. Ветеран укытучыларыбыз тәрбияләгән укучылар бүген илебезнең төрле тармакларында намуслы хезмәт куялар. Районыбызның бүгенге укытучыларының күбесе аларның укучылары. Хезмәтегез алдында башыбызны иеп, һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сәламәт булып, киләчәктә дә безгә матур, төпле киңәшләрегез белән тугры юл күрсәтүче маяк булып калыгыз.

Хөрмәтле коллегаларым! Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыбыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез. Бәйрәмнәр котлы булсын!



Тирән ихтирам белән мәгариф бүлеге начальнигы Г.Ә. Закирова.

01.10.2009

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту