г.
Уку елы тәмамланыр вакыт җитә
Партнеры
Мәгариф һәм фән министрлыгының 2 нче апрельдә чыккан 964/09 нчы санлы боерыгы нигезендә, быелгы уку елы беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфларда – 25 нче, икенче-сигезенче һәм унынчы сыйныфларда агымдагы елның 30 нчы маенда тәмамланачак. Тугызынчы сыйныфны районда – 331, республикада – 38193, унберенчене районда – 175, республикада 25688 егет һәм кыз тәмамлый.

Тугызынчы сыйныфларда гадәти рәвештә һәм яңа формада имтиханнар 27 нче майдан алып 13 нче июньгә кадәр уздырылырга мөмкин. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, өендә белем алучылар, дәвалау учреждениеләрендә озак дәваланучылар имтиханнарны аерым шартларда традицион рәвештә 19-25 нче май көннәрендә тапшыра ала. Алар районда 4 укучы. Яңа формадагы имтиханны математикадан – 82, рус теленнән 69 укучы бирергә теләк белдерде. Быелга башка фәннәрдән районда 9 нчы сыйныфлар өчен яңа төрдәге имтиханнар үткәрелми. Яңа төрдәге имтиханны “2”легә тапшыручылар өчен 13 нче июньдә резерв көн билгеләнгән, ягъни бу көнне укучылар имтиханны традицион рәвештә кире тапшыра ала. Әгәр укучы имтихан көннәрендә авырып китсә, 10 -15 нче июнь көннәрендә имтихан тота, имтиханнарда икедән дә  артык “2”ле алмаган очракта, 18 -19 нчы июньдә нәтиҗәсе “2”ле булган имтиханнарын кире тапшырып карау мөмкинлеге бирелә.
   
2008-2009 нчы уку елында 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен йомгаклау аттестациясе дәүләт чыгарылыш имтиханнары һәм Бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә уздырыла. Быел, билгеле булганча, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру барлык укучыларга да мәҗбүри куелды. Шуңа күрә, традицион рәвештәге дәүләт чыгарылыш имтиханнарын ябык типтагы уку-тәрбия оешмаларында белем алучылар һәм тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләргә, сәламәтлекләре бик начар булучыларга һәм төрмәләрдә утыручыларга гына бирергә рөхсәт ителә. Республикада мондыйларның саны быел 650, районда исә 1 укучы.  Бердәм дәүләт имтиханнарын уздыру вакыты исә 26 нчы майдан алып 20 нче июньгә кадәр билгеләнде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу уку елында БДИ формасында 96141 мең тирәсе кеше-имтихан булуы көтелә, районда – 554. 
   
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Мәгариф һәм фән министрлыгының 21 нче апрелендә чыккан 2702/09 нчы санлы хаты нигезендә, 20 нче май көнне татар мәктәпләрендә һәм рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан язма арадаш имтихан бирәчәкләр. Аттестатка татар теленнән һәм әдәбиятыннан билге имтихан һәм еллык билгеләрен исәпкә алып куелачак. Изложение яки сочинение рәвешендә тапшырылучы бу имтиханның нәтиҗәсе уңай булганда гына укучы БДИга кертелә.
   
Быел Бердәм дәүләт имтиханын 15 фәннән – рус теле, татар теле, математика, әдәбият, татар әдәбияты, физика, химия, биология, география, Россия тарихы, җәмгыять белеме, чит (инглиз, немец, француз) телләр, информатика һәм мәгълүмати коммуникацион технологияләр буенча тапшырырга мөмкин. Рус теленнән һәм математикадан имтиханны тапшыру мәҗбүри, ә калган предметларны сайлап алырга мөмкинлек тудырыла. Районда быел рус теленнән, математикадан – 174, җәмгыять белеменнән – 65, физикадан – 49, биологиядән – 36, тарихтан, химиядән – 19ар, калган фәннәрдән 2-7 укучы БДИ бирәчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә, БДИда катнашучылар саны аз булган фәннәрдән (география, әдәбият, инглиз теле, татар теле) укучылар имтиханны күрше Сарман районы имтихан кабул итү пунктларында тапшырачак. Әлбәттә, укучыларны район мәгариф бүлегеннән оештырып алып бару планлаштырыла.
   
БДИны игътибарга лаек сәбәпләр (авыру яки ике имтихан көне туры килү) белән үз вакытында тапшыра алмаган очракта, 11 нче июньнән 20 нче июньгә кадәр резерв көннәре билгеләнгән. БДИда бер мәҗбүри  фәннән канәгатьләнмәслек нәтиҗә күрсәткән укучыларга 11 нче июнь яки 7 нче июль көннәрендә рус теленнән, 15 нче июнь яки 10 нчы июль көннәрендә математикадан  Татарстан Республикасы Дәүләт имтихан комиссиясе карарары белән кабат БДИ формасында  имтихан тапшырып карарга рөхсәт ителә. Билгеле булганча, ике мәҗбүри фәннән дә баллар саны тиешледән түбән булганда, укучыга урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат бирелми. Кабат БДИны ул киләсе елда гына тапшыра ала, ә быелга исә 11 нче сыйныфта укуы турында һәм еллык, имтихан, нәтиҗә билгеләре язылган белешмә  генә биреләчәк.
   
Быел “Укудагы бик яхшы уңышлары өчен” көмеш һәм алтын медаленә лаек булучыларга уку йортларына кергәндә ташламалар каралмаган. Мәктәпләрдә медальгә дәгъва белдерүче 25 укучы бар. Медаль алу өчен БДИда җыйган баллар тиешледән түбән булмавы шарт.
   
Уку елы тәмамланып килә. 25 нче май көнне һәр мәктәптә дә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтәчәк. Кыңгыраулар һәр балага да уңышлар теләп яңгырасын, ил-көннәр тыныч-имин булып, балаларыбыз исән-сау булсын. 

06.05.2009

Р.Г. Әхмәтова, информацион-методик үзәкнең имтиханнар буенча координаторы.

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту