г.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылау уңаеннан, “Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә” дигән район сочинениеләр конкурсы нәтиҗәләре тур
Партнеры
Район мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати-методик үзәк белән берлектә, укучыларны Бөек Ватан сугышы елларында үз төбәкләренең тарихын өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләү, яу кырында һәлак булган ватандашларының исемнәрен мәңгеләштерү, укучыларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү, сәләтле укучыларны барлау, аларның иҗади сәләтләрен ачу, районыбызда күпкырлы сәләтле, зыялы балаларны үстерүгә шартлар булдыру максатында районкүләм сочинениеләргә йомгак ясалды.

Конкурс комиссиясе татар телендә 39, мари телендә 5, рус телендә 4 иҗади эш тикшерде.

5 – 6 нчы сыйныф укучылары арасында
I урын Олы Чакмак гомуми төп белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Нәгыймова Индира Мөнәвир кызына (җитәкчесе педагог-оештыручы Миңнур Зәйнетдин кызы Нәгыймова);
II урын Мөслим лицееның 6 нчы сыйныф укучысы Ситдикова Гүзәл Шамил кызына (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Гали кызы Галиева);
III урын Метрәй гомуми төп белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Камалетдинова Кадрия Әнвәр кызына (җитәкчесе татар теле әдәбияты укытучысы Римма Сәмигулла  кызы Даутова).

7 – 8 нче сыйныф укучылары арасында
I урын Тат.Бүләр гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Мирзаянова Айгөл Айдар кызына (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәмилә Мирзаһит  кызы Сәхбетдинова);
II урын С.Мухан гомуми төп белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Латыйпов Айнур Расих улына (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Хафазетдин кызы Латыйпова);
III урын Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтова Гөлсемгә (җитәкчесе татар теле әдәбияты укытучысы Зөлфирә Нәсих кызы Шәнгәрәева).

9 – 11 нче сыйныф укучылары арасында
I урын Мөслим 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Йосыпова Алсу Рәсим кызына (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк  Минсалих  кызы Даутова);
II урын Тат.Бүләр гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Габдуллин Филүскә (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Салихҗан кызы Мәхмүтова);
III урын Әмәкәй гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Фәррахова Лилия Илфат кызына (җитәкчесе татар теле әдәбияты укытучысы Гөлнара Шәрип кызы Хәкимова).

Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясенә гомуми җиңүче итеп, татар телендә язган Мөслим гомуми  урта белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хәйдәрова Алина Шамил кызының (җитәкчесе татар теле әдәбияты укытучысы Зөлфирә Нәсих кызы Шәнгәрәева), рус телендә язган Михайловка гомуми  урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Герасимов Артем Михаил улының (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зенфира Салихҗан кызы Хафизова), мари телендә язган Мари Бүләр   гомуми  урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Камаева Ирина Владимир кызының (җитәкчесе мари теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Альберт кызы Изибаева) иҗади эшләре тәкъдим  ителде.

Комиссия тарафыннан җитди эшләнгән иҗади эшләр дип, Мөслим лицееның 8 нче сыйныф укучысы Ногуманов Алмазның, Мәлләтамак гомуми төп белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Димиева Динараның, Вәрәшбаш гомуми төп белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гыйздуллин Айнурның, Баланны гомуми төп белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сафина Гөлнараның язмалары бәяләнде.

24.04.2009

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту