г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
8 нче апрель көнне Мөслим лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Заман технологияләрен – һәр дәрескә” дигән темага чираттагы район семинары узды.

Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ч.Ситдикованың 7в сыйныфында “Р.Миңнуллин – шәфкатьлелек һәм миһербанлылык җырчысы” дигән ачык дәресен карадылар. Г.Шәмсивәлиева “Исеңдә тот, тикшер, ачыкла...” дигән эшлекле уен рәвешендә педагогик остаханә, А.Латыйпова “Шәхеснең психологик портреты” дигән психологик тренинг, М.Әхмәтҗанов “Рухи байлыкны тудыру, барлау һәм саклау” дип исемләнгән әдәби призентация күрсәтте. Семинар барышында мәгълүмати-методик үзәк директоры Л.Харисова катнашты һәм икенче буын дәүләт стандартлары турында сөйләде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Түгәрәк өстәл” артында мәгълүмати- методик үзәк тарафыннан эшләнгән нигезләмәләр белән таныштылар. Алда узачак Тукай көннәрен планлаштырдылар.

Фоторепортаж

09.04.2009

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту