г.
Милли мәгариф яңалыклары
Партнеры
26 нчы март көнне бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары Азнакай шәһәре мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган “Әхлаклы булу – сәламәт яшәү рәвеше үрнәге” дигән фәнни-практик конференциядә катнаштылар.

27 нче март көнне татар прозасы классигы, халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 100 еллыкка багышланган “Әдәбият ханы - Әмирхан” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.


26 нчы март көнне бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары Азнакай шәһәре мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган “Әхлаклы булу – сәламәт яшәү рәвеше үрнәге” дигән фәнни-практик конференциядә катнаштылар. Конференциядә Азнакай, Әлмәт, Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, халыкара мәгълүматлаштыру Академиясе академигы Әнвәр Хәйри, галим, педагогия фәннәре кандидаты В.С.Казыйхановлар да катнашты. Т.Табын гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.В.Мөхәмәтгәрәева “Ата аркасы – кала капкасы”, Ю.Табын гомуми төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Н.Гыйльманова “Бала күңеле серле дөнья”, Симәк    гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Д.З.Садретдинова “Әхлаклылык бизи кешене” дигән темаларга чыгыш ясадылар.

27 нче март көнне татар прозасы классигы, халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 100 еллыкка багышланган “Әдәбият ханы - Әмирхан” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциядә Азнакай шәһәре һәм районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.   Конференциядә катнашучылар районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшчәнлеген яктырткан  күргәзмәләр, язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган заманча стендлар белән таныштылар. Конференция барышында Азнакай шәһәре 4 нче гомуми белем бирү мәктәбеннән Х.Г.Сабирова “Ә.Еники – татар әдәбиятының йөз аклыгы”, Ташлыяр гомуми төп белем бирү мәктәбеннән Р.Г.Фазуллина “Ә.Еники – кешенең эчке дөньясын тасвирлау остасы”, Мөслим лиценнан А.Г.Латыйпова “Ә.Еники – татар прозасының шагыйре”, Михайловка гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Р.З.Гыймаева һәм 6 нчы сыйныф укучысы Г.Ганиева “Ә.Еники – тылсымчы”, Азнакай районы Сарлы гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Г.Д.Әхмәтова “Ә.Еникинең иҗат дөньясы”, М.Бүләр гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Л.Ә.Хәсәнова “Ә.Еники әсәрләрендә аналар һәм балалар проблемаларының чагылышы”, Ю.Табын гомуми төп белем бирү мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы А.Нуретдинова “Сугыш чоры хикәяләренең лиризмы”, Т.Табын гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Ә.М.Шакирова “Ә.Еники иҗатында туган туфрак, тел, милләт темалары чагылышы”, Баланны гомуми төп белем бирү мәктәбеннән Г.Ш.Якупова “Ә.Еники - әдипләр остазы”, Азнакай районы Кәкре Елга гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Д.М.Авзалова “Ә.Еники әсәрләрендә күңел матурлыгының чагылышы”, Мөслим №2 гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Г.И.Җәлилова “Ә.Еники иҗатын өйрәнүдә электрон белем чыганакларыннан файдалану мәсьәләләре” дигән темаларга чыгыш ясадылар.

Конференция азагында резолюция кабул ителде һәм стендлар конкурсына йомгак ясалды. Җиңүче мәктәп коллективларына мәгариф бүлегенең мактау грамоталары тапшырылды.

07.04.2009

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту