г.
Фатих Кәримнең 100 еллыгына багышлап уздырган район кокурс-викторина нәтиҗәләре
Партнеры
Район мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати-методик үзәк белән берлектә, татар әдәбиятын укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, зыялы шәхесләр тәрбияләүгә шартлар тудыру, сәләтле укучыларны барлау, укучыларда фәнни эзләнү күнекмәләре формалаштыру максатында Фатих Кәримнең 100 еллык юбилеена багышлап, районкүләм конкурс-викторинаның йомгаклау туры үткәрелде.

Конкурс комиссиясе татар телендә 25 иҗади эш тикшерде. Укытучылар эше -4, укучылар эше – 21.

Конкурс эшенең эчтәлегенә бәя:
Конкурс-викторина 3 блок буенча төзелгән иде.
I блок. Ф.Кәримнең тормыш баскычлары.
II блок. Ф.Кәрим иҗаты баскычлары.
III блок. Ф.Кәрим турында күренекле кешеләр.

Башкарылган эшләрдә җаваплар тулы, киңәйтеп язылган, эзләнеп, иҗади башкарылган, төгәл җавап таләп ителгән сораулар таләпкә туры килә. Арада файдаланылган әдәбият исемлеге бирелгән эшләр дә бар. Шулардан чыгып, оештыру комитеты һәм жюри биргән материалларга нигезләнеп, урыннарны түбәндәгечә билгеләде:

1. Укытучылар арасында
I урын Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Әлфия Мөнир кызына;
II урын Шуганка урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Радионова Светлана Викторовнага;
III урын Мөслим 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзаморатова Гөлшат Морат кызына.

2. Укучылар арасында
I урын Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гыйздуллин Айнур Равил улына ( җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗибә Зөфәр кызы Җәләлова);
II урын Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Чулпан Радик кызына (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фәнис кызы Гайнетдинова);
III урын Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Димиева Динара Рафис кызына, Үрәзмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шәйгәрданова Илсөяр Илдар  кызына (җитәкчеләре татар теле әдәбияты укытучылары Илсөя Ринат кызы Шәйгарданова, Сәрия Кадыйхан кызы Хуҗагалиева).

3. Җитди эшләнгән иҗади эшләр дип, Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Мадышина Алиянең, Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Федоров Сергейның хезмәтләрен бәяләргә.

4. Эшләрне бәяләгәннән соң, комиссия алдагы елларда исәпкә алу өчен түбәндәге тәкъдимнәрне кертә, нәтиҗәләр ясый:
•    титул битне язуда бердәм таләпләрне үтәргә, җитәкче укытучының фамилиясен, исемен күрсәтергә;
•    эчке язуларда сораулар язылып, җаваплар аерылып торырга тиеш. Орфографик, пунктацион ялгышлар күп булган эшләр бар;
•    эшләрдә чыганаклар һәм файдаланылган әдәбият төгәл күрсәтелсен;
•    фактик ялгышлар булган эшләр бар;
•    кулдан язылган эшләр түбән бәя ала.

12.03.2009

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту