г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
1. Татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадалары нәтиҗәләре.

2. 19 нчы февраль көнне Түбән Кама шәһәренең 27 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, мәгариф һәм министрлыгы белән берлектә, герой-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган 9-11 нче сыйныф укучылары арасында фәнни-тикшеренү конференциясе узды.


1.    Татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадалары нәтиҗәләре.
Рус телле укучылар арасында Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Григорян Ануш I урын, Мари Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Антонина Утябаева IV  урын, 10 нчы сыйныф укучысы Ирина Камаева V урын яуладылар. Команда республикада I урын.

Рус сыйныфларында укучы татар балалары арасында үткәрелгән бәйгедә татар теленнән Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Заманова Энҗе II урын, 9 нчы сыйныф укучысы Мирзаһитова Айгөл III урын, 10 нчы сыйныф укучысы Шәймөхәммәтова Илгизә V урын яуладылар. Команда II урын.

Рус сыйныфларында   укучы татар балалары арасында татар әдәбиятыннан үткәрелгән бәйгедә шул ук кызлардан Заманова Энҗе III  урын, Мирзаһитова Айгөл IV урын яуладылар. Команда шулай ук II урында. Республикада җиңгән укучыларның укытучылары Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсивәлиева Гөлшат Мирзанур кызы. Кызларны һәм укытучыларын бу зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга уңышлар һәм сәламәтлек телибез. Булдырдыгыз, кызлар!

2.    19 нчы февраль көнне Түбән Кама шәһәренең 27 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, мәгариф һәм министрлыгы белән берлектә, герой-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган 9-11 нче сыйныф укучылары арасында фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Конференциядә үзләренең тикшеренү эшләре белән Мөслим лицееннан Хафизова Алсу һәм Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Софеева Ләйсән катнашты. Хафизова Чулпан, “Фатих Кәрим иҗатының үзенчәлекләре” дигән темага чыгыш ясап, катнашучы сертификаты алды, ә Софиева Ләйсән исә, “Фатих Кәрим – батырлык җырчысы” теманы  яктыртып, “II дәрәҗә диплом” белән бүләкләнде.  Укытучылары Чулпан Ситдикова һәм Гөлназ Гайнетдинова. Шулай ук кызларны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз.

Шул ук конференциягә “Мәгърифәт” газетасы белән мәгариф  һәм фән министрлыгы үткәргән Фатих Кәримнең тормышына һәм иҗатына багышланган республикакүләм оештырылган конкурс-викторина җиңүчеләре дә чакырылган иде.  Конкурста җиңүчеләр рәтендә Т.Табын урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Айзирә Миңнемөхәммәтова да бар. Ул, 178 балл җыеп, “II дәрәҗә диплом” һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Укытучысы – Гөлфия Вагыйз кызы Мөхәмәтгәрәева.

24.02.2009

Н.А.Шәймарданова

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту