г.
Конкурслар!
Партнеры
Конкурслар!

1. Фатих Кәримнең тууына 100 елга багышлап, мәгълүмати-методик үзәк 7-11 нче сыйныф укучылары арасында “Шагыйрьнең иҗатын кем яхшырак белә? Илең турында уйла!” дигән темага конкурс игълан итте. Кокурсның җаваплары язмача 20 нче февральгә кадәр мәгълүмати-методик үзәкнең оештыру комитетына китерелә.

2. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгариф” журналы редакциясе белән берлектә теллләр укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, зыялы шәхесләр тәрбияләүгә шартлар тудыру, сәләтле укучыларны барлау, укучыларда фәнни эзләнү-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру максатында Ризаэддин Фәхреддиннең 150 еллык юбилеена багышлап республикакүләм иҗади эшләр конкурсы игълан итте. Конкурска йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Конкурс комиссиясе татар телендә 114 иҗади эш тикшерде. Укытучылар арасында I урынны Мәлләтамак гомуми төп белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, “Туган якны өйрәнү” түгәрәге җитәкчесе Галиева Сәрия Гаффан кызы алды. Ул 115 мөмкинлектән 112 балл җыйган. Җиңүче 5 нче февраль көнне Әлмәт шәһәрендә узачак мәгърифәтче – галим, педагог Р.Фәхреддиннең юбилеена багышланган VI республикакүләм укуларга чакырыла һәм бүләкләнә. Котлыйбыз!

3.Халык язучысы Фәнис Яруллиның тууына 70 яшь тулуга багышланган “Дулкыннар” дигән республикакүләм конкурста Алабуга шәһәрендә узган зона турында “Нәфис сүз” номинациясендә Т.Табын урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Венера Мәхүбрахманова, “Вокал” номинациясендә О.Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Гүзәл Шәфигуллина, Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Алсу Сабитова һәм Мөслим №2 урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Айгөл Гардисламова җиңүчеләр булган иде. 30 январь көнне Казан шәһәрендә йомгаклау туры узды. Гүзәл Шәфигуллина кызыксындыру бүләгенә лаек булды, Татарстан Республикасы яшьләр эше һәм спорт, туризм министрлыгының Мактау грамотасын алды.

Н.А.Шаймарданова

06.02.2009

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту