г.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинары узды
Партнеры
28 нче январь көнне Мөслим №2 урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Актаныш, Зәй районы укытучылары катнашында “Милли мәктәп шартларында конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү” дигән зона семинары узды.

Семинар барышында Мөслим №2 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ Гәйнетдинова 11 нче сыйныфта “Минем тормышымда матур әдәбият” һәм Гөлчәчәк Даутова А.Яхин концепциясе нигезендә 5 нче сыйныфта “Әниләргә мәхәббәт хисе” дигән темаларга ачык дәресләр күрсәттеләр.

Мөслим №2 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова “Сүзлекләр иленә интернет-сәяхәт”, Мөслим №3 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ильмира Тимергалиева “Дәрес – иҗат мәйданчыгы”, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ситдикова “Г.Сабитовның “Тәүге соклану” хикәясе эчтәлегендәге хис”, Мөслим №2 урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Галимәрдәнова “Б авазы һәм Б хәрефе” дигән темаларга мастер-класслар күрсәттеләр. Шулай ук Гөлназ Җәлилова “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интернет-ресурслардан файдалану” һәм Вәрәшбаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Сәхбетдинова “Укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру” дигән темаларга чыгыш ясадылар.

Семинарның теоретик өлешендә исә, “Түгәрәк өстәл” атрында фикер алышуда мәгълүмати-методик үзәк методисты Нурания Шәймәрданова “Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге” дигән тема астында райондагы милли мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, укытучыларның эшчәнлеге, эшләү юнәлешләре белән таныштырып узды. Шулай ук кунаклар да үз районнары белән таныштырдылар, узган семинар турында җылы фикерләрен әйттеләр, фикер алыштылар, тәҗрибә тараттылар.

29.01.2009

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту