г.
Г.Тукайның тууына 122 еллыкка багышланган фестиваль узды
Партнеры
28 нче апрель көнне “Мизгел” класстан тыш эшләр үзәгендә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 122 еллыкка багышланган “Син яшәрсең, мең яшәрсең, син шагыйрьләр солтаны” дигән фестиваль узды.

Фестивальдә районның барлык мәгариф учреждениеләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, җыр-моңга гашыйк укучылар, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушат Солтанов, якташ язучылардан балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, прозаик Фоат Садриев, Роза Хәбибуллина, шагыйрә Лилия Садриева, Зәнфирә Әһлиева, “Җидегән” яшь иҗатчылар берләшмәсе җитәкчесе Әхмәт Дусайлы катнашты.

Бәйрәмдә укучылар Г.Тукайның сүзләренә язылган җырларын башкардылар, шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм азагында Г.Тукай шигырьләрен “Иң оста сөйләүче” номинациясендә Күбәк урта, Баланны төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Энҗе Шәнгәрәева, Айгөл Якупова, Рунар Әюпов бүләкләнде.

Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны “Иң оста башкаручы” номинациясендә С.Мухан төп, Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Айнур Латыйпов, Алсу Сабитова җиңүче дип табылды.
Бөек шагыйрьгә багышлап язылган шигырьләрне “Иң сәнгатьле сөйләүче” номинациясендә Т.Табын, Шуганка урта, Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Алсу Мәхүбрахманова, Рәзилә Бәдретдинова, Рүзәл Шәйхетдинов, Румия Нигъматуллина җиңүчеләр булдылар.

Шагыйрьнең әсәрләрен иң оста сәхнәлштерүчеләр булып, Рус Шуган урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Хамелеон” курчак театры табылды.

Шулай ук бәйрәмдә Гаилә елы уңаеннан, “Дөнья рәхәт, дөнья шундый гади, Янәшәмдә булса әти-әни” дигән иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды.

Мәкалә, шигырь жанрында җиңүче укучыларга мәгариф бүлегенең кыйммәтле бүләкләре, мактау кәгазьләре тапшырылды.

04.05.2008

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту