г.
“Бөек җиңү көннәре безнең хәтердә” дигән район сочинениеләр бәйгесе нигезләмәсе
Партнеры
Мөслим муниципаль районы төп, гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә укучы балалар өчен Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылау уңаеннан, “Бөек җиңү көннәре безнең хәтердә” дигән район сочинениеләр бәйгесе нигезләмәсе.

1. Конкурсның максаты һәм  бурычлары:
•    укучыларны Бөек Ватан сугышы елларында үз төбәкләренең тарихын өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләү;
•    яу кырында һәлак булган ватандашларның  исемнәрен мәңгеләштерү;
•    укучыларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү;
•    сәләтле балалар арасында иҗади сәләтлеләрне  ачу;
•    районыбызда күпкырлы сәләтле, зыялы балаларны үстерүгә шартлар булдыру.

2. Конкурста катнашучылар:
Бәйгедә Мөслим муниципаль районы төп, гомуми урта белем бирү мәктәпләренең  5-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Язма эшләрне укучыларның үз ана телләрендә (татар, рус, мари, әрмән һәм башка телләрдә) җибәрергә.
 
3. Конкурсны үткәрү вакыты:
Конкурс 3 этаптан тора. Оештыру комитеты конкурсны үткәрү, җиңүчене бүләкләү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итә, жюри иҗади эшләрне тикшерә һәм бәяли, җиңүчене билгели.
I этап – 2009 нчы елның 16 нчы мартыннан 28 нче мартына кадәр  мәктәпләрдә үтә.
II этап –  район күләмендә сайлап алу туры  2009 нчы елның 30 нчы мартыннан 15 нче апреленә кадәр, ягъни мәктәпләрдән килгән иң яхшы язмалар арасында үтә.  Районда һәр тел буенча өч җиңүче урын билгеләнә. Ләкин республика оештыру комитетына һәр телдән I урын алган укучының эше генә тәкъдим ителә.
III этап – республика туры 2009 нчы елның 23 нче апреленнән 6 нчы майга кадәр республика оештыру комитеты тарафыннан  үтә.

4. Җитәкчелек:
Конкурсның I-II этабы өчен мәктәпләрдә эшләп килүче татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты буенча методик берләшмә җитәкчеләре, татар теле әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, мари теле һәм әдәбияты  укытучылары җаваплы. III этап эшчәнлеге белән район комиссиясе җитәкчелек итә. Җаваплы -милли мәгариф буенча мәгълүмати-методик үзәк методисты Н.Ә.Шәймәрданова.
       
5. Конкурска таләпләр:
Язма эшләр укучының ана телендә (татар, рус, мари, әрмән һәм башка телләрдә) компьютерда А4 форматында 3 биткә кадәр күләмдә язылырга тиеш. Шрифт 14, интервал 1,5.
Титул бите ике телдә - рус һәм татар телендә язылу шарт. Районның, мәктәпнең тулы исеме, укучының, укытучысының ф.и.о., сыйныфы, сочинение исеме тулысынча язылырга тиеш. Язма эшләрне  кәгазьдә һәм электрон вариантта   җибәрү мәҗбүри. Шул ук вакытта язма эшләрдә  бер генә орфографик, пуктацион  һәм башка төрдәге хаталар булмаска тиеш.
 
7.  Бүләкләү:
Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк җиңүчеләрне дипломнар  белән бүләкли. Республика турында җиңүчеләр шулай ук мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнә һәм сайтта урын алачак.

23.03.2009

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту